Кош гриппы кешегә дә йогарга мөмкин. Сак булыгыз!
(Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).
Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы бар.
(Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).
РФның аерым субъектларында югары тогенлы кош гриппы буенча эпизоотик вәзгыять артуы аның алга таба таралуына җитди куркыныч тудыра.
– Кош гриппы – вируслы чир, ул аш кайнату органнарына, кошларның сулышына зыян сала һәм күпләп үлүгә китерә. Аны йоктырудан алып чир билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр бер көннән алып җиде көнгә кадәр вакыт уза. Йомырка салу кими, кошларның аппетитлары бетә, сусаулары арта, борын тишекләреннән лайла агып чыга, сулышлары карлыга. Үләр алдыннан кикрикләре шешә һәм зәңгәрләнә, – дип сөйли районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Авыру һава-тамчы, азык һәм йомырка аша (чебиләргә – тавык аша) күчәргә мөмкин. Вирус – кошларны карый торган әйберләр, җайланмалар, савытлар, кош түшкәләре, йомырка, каурый, тизәк аша күчәргә мөмкин.
Районыбыз территориясенә мәкерле чир үтеп керүгә юл куймас өчен, районның дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын профилактикалау таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә.
моның өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда түбәндәге чараларны уздырырга
киңәш ителә:
– кошлар белән бәйләнеш булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә;
– кошларны чыгарып йөртү урыннарына киек һәм күчмә кошлар килүгә юл куймаска;
– кошлар чыгып йөри һәм ашый торган урыннарда япмалар һәм коймалар корып куярга;
– йорт кошларының иммунитет ныклыгын тәэмин итү өчен ризыкларына минераль-витаминлы өстәмәләр, катнашмалар һәм башка өстәмә азыклар кушарга;
– биналарда һәм тышкы киртәләрдә чисталык булдырырга, һәрдаим чистарту һәм дезинфекцияләү ясарга;
– кошлар киртәләреннән чыккан урында аяк киемнәрен йогышсызландыру өчен су ваннасы яки дезинфекцияләү келәме ясап куярга;
– кимерүчеләр белән һәрдаим көрәш алып барырга;
– кош итен яхшылап пешереп һәм кыздырып кулланырга, чи йомырканы кулланудан алырга;
– балаларга зәгыйфьләнгән киек кошны кулга алуны һәм өйгә алып кайтуны тыярга;
– тиешсез сәүдә урыннарындагы билгесез, шулай ук ветеринария документлары булмаган тере кошларны һәм кош итеннән ясалган азык-төлекләрне кулланмаска;
– үзегезнең йорт һәм киек кошларның һәрбер үлем очрагы хакында ветеринария берләшмәсенә 8 (84373) 2-81-13, 2-87-74, 2-88-31 телефон номерлары буенча хәбәр итеп торырга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Последние новости
Делегация Южно-Африканской Республики посетила выставку в Татарстане
Министр торговли ЮАР Паркс Тау восхищен промышленным потенциалом региона.
Саммит БРИКС в Казани: уникальные транспортные карты для участников
Гости саммита получат специальные карты для передвижения по городу.
Новые инициативы в области экологии: как города адаптируются к изменению климата
Решения местных властей для улучшения экологии и качества жизни горожан.
Преобразователь частоты
Все преобразователи проходят контроль и имеют сертификаты с гарантией