Карате турниры Әниләр көненә багышланды

Универсаль спорт залында 8-11 яшьлек балалар арасында ярыш һәм 12-13 яшьлек балалар арасында киокусинкай буенча Баулы муниципаль районы беренчелеге узды.

Универсаль спорт залында 8-11 яшьлек балалар арасында ярыш һәм 12-13 яшьлек балалар арасында киокусинкай буенча Баулы муниципаль районы беренчелеге узды.

Турнирга Татарстаннан, шулай ук Пенза, Ульяновск, Самара һәм Башкортостан республикасының Октябрьский шәһәреннән 320дән артык катнашучы җыелды. Ярышлар барлык санитар нормаларны үтәп уздырылды, универсаль залга килүчеләрнең QR-кодлары булуын тикшерделәр. Чыгыш алдыннан, катнашучылар әзерлек разминкалары ясадылар. Аннары командалар киокусинкай гимны астында бер-берсен сәламләүгә чыктылар. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде  һәм  уңышлар теләде.

– Турнир  үткәрү  традициягә керде, – ди Татарстан Республикасы киокусинкай федерациясе башкарма директоры Ирек Фәррахов. – Берничә ел рәттән Баулы 13 яшькә кадәрге  балаларны җыя. Ярышларга яшь  спортчылар да килә. Бу бик яхшы традиция. Көндәшлек, һәрвакыттагыча, бик киеренке,  һәм шулай ук җитди көрәшләрнең нәкъ менә шушы яшьтә булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, бу  турнир –  әле яңа гына спорт белән шөгыльләнә башлаган, көрәшнең бу төрендә беренче адымнарын ясаучыларга зур стартлар алдыннан үзләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән мәйдан да. Яшь көрәшчеләр өчен иң беренче зур старт  –  киокусинкай буенча Бөтенроссия турниры,  ул  бер айдан Казан шәһәрендә узачак.

Каратечылар  ике татами өстендә  көч сынаштылар.  Алар  үзләренең  көчләрен  һәм чыдамлыкларын  күрсәтергә тырыштылар. Бу спорт төре яшь спортчыларга  холык формалаштырырга һәм рухны чыныктырырга ярдәм итә. Баулы шәһәре данын Ильяс Садретдинов һәм Владимир Селиванов җитәкчелегендә 30  спортчы  яклады.

– Катнашучылар үз мөмкинлекләреннән чыгып көрәшәчәк, – ди тренер Ильяс Садретдинов. – Без кулыбыздан килгәнчә, барысын да эшләдек. Бүген ярышларда татамига беренче тапкыр аяк баскан  балалар  да, Татарстан Республикасы күләмендә җиңү яулаган, Идел буе федераль округы призёрлары булган шактый тәҗрибәле  каратечылар да  катнаша.

8 яшьлек баулылы Артур Андреевны каратэга беренче тапкыр әтисе алып килгән. Хәзер ул карате дәресләренә  бик теләп  йөри.

– Миңа көрәшергә бик ошый, мин җиңәргә тырышачакмын, – ди ул.

Дмитрий Ильинга 12 яшь, ул Лениногорск шәһәреннән килгән.

– Карате белән шөгыльләнеп, үз-үзеңне якларга өйрәнергә була, – ди ул. –  Каратега дүрт ел дәвамында йөрим. Ярышларга да күп йөрелде, җиңүләр дә, җиңелүләр дә булды.

Турнир Әниләр көненә багышланса да, күп кенә әниләргә көрәшне онлайн форматта карарга туры килде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, онлайн  трансляция берьюлы ике камера белән алып барылды.

Роза Николаевна улы өчен җан атарга Зәй шәһәреннән килгән.

– Нәтиҗәләр, җиңүләр көтәбез, – ди ул. – Улым Артём Семёновка көч биреп торам. Ул карате белән дүрт ел шөгыльләнә. Ярышларга һәрвакыт йөрибез, бөтен Татарстанны йөреп чыктык. Үзем машина йөртәм. Мин, әни буларак, бик борчылам. Барлык әниләр дә үзләрен шулай хис итәдер, мөгаен. Нәрсә эшләргә дә белмисең: әллә тынычлык сакларга, әллә  көчле  тавыш  белән  актив рәвештә җан атарга. Ярышларда әниләргә бик авыр. Бүген, илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә, коронавирус белән бәйле чикләүләр аркасында, көрәшләрне онлайн форматта карарга туры килә.

Ярыш йомгаклары буенча 1нче  урынны Яр Чаллы командасына бирделәр, икенче урынга Түбән Кама спортчылары лаек булды, өченче урынны Зәй каратистлары алды. Баулылар арасында беренче урынны Адель Вдовин, Елена Ревина, Самир Муллаев һәм Раил Муллаев алды, икенче урынга Артём Маликов лаек булды. Андраник Карапетян, Илдан Яруллин, Солтан Муратхузин, Әмирхан Муратхузин, Илдар Галиев, Әмир Мозаффаров, Айдамир Әхмәтханов, Азалина Әхмәтханова, Нурия Фәткуллина, Ислам Нуретдинов, Клим Покровский өченче урын алдылар.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: #Бавлы

Последние новости

Делегация Южно-Африканской Республики посетила выставку в Татарстане

Министр торговли ЮАР Паркс Тау восхищен промышленным потенциалом региона.

Саммит БРИКС в Казани: уникальные транспортные карты для участников

Гости саммита получат специальные карты для передвижения по городу.

Новые инициативы в области экологии: как города адаптируются к изменению климата

Решения местных властей для улучшения экологии и качества жизни горожан.

Преобразователь частоты

Все преобразователи проходят контроль и имеют сертификаты с гарантией

На этом сайте вы найдете актуальные вакансии в Воронеже с предложениями работы от ведущих работодателей города

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *