Казанда мөселман яшьләре «MuslimQuiz» акыл көрәшендә көч сынашты

Рабигыль-ахыр аеның 20нче көнендә (25нче ноябрьдә), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен эшли башлаган яңа проект – «MuslimQuiz»ның 3нче уены үткәрелде.

Рабигыль-ахыр аеның 20нче көнендә (25нче ноябрьдә), Диния Нәзарәте бинасында мөселман яшьләре өчен эшли башлаган яңа проект – «MuslimQuiz»ның 3нче уены үткәрелде.

Чираттагы акыл көрәшендә алтышар кешедән торган 19 команда һәм жюри әгъзалары катнашты. Шунысы игътибарга лаек, уенда Казан яшьләре һәм студентлары гына түгел, Яшел Үзән шәһәреннән дә махсус «MuslimQuiz»га дип килделәр. Уен коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын һәм чикләүләрен саклап үткәрелде.

Уен «акыл һөҗүме» форматындагы 6 раундтан торды. Һәр раунд барышында командаларга махсус бланклар таратылды һәм билгеләнгән вакыт чыкканнан соң, тикшерү өчен жюри әгъзаларына тапшырылды. Уенчыларга телефоннардан файдалану рөхсәт ителмәде. Шунысын да әйтергә кирәк, һәр раундтан соң алып баручылар сорауларга дөрес җавапларны игълан иттеләр, бу исә катнашучыларны киләсе сорауларга тагын да уйлабрак, тырышыбрак җавап бирергә этәрде.

Уенчылар ике сәгатьтән артык баш ваткан сорауларга килгәндә, алар төрле фәннәрне колачлады, киң фикер йөртүне, тарихи фактлар һәм вакыйгалар белән кызыксынуны, логик мәсьәләләр чишүне, тапкырлыкны таләп итте. Уенда катнашучылар табышмакларга җавап эзләде, картинкалардан танылган шәхесләрне танып белде, мантыйк мәсьәләләрен чиште, катлаулы интеллектуаль сораулар өстендә уйлады һ.б. Һәр раундның үз шартлары билгеләнде: сораулар катлаулана барды, җавап уйлап табу өчен күбрәк вакыт һәм балл бирелде. Һәр раунд 6 сораудан торды.

2021-2022нче  ел сезонында «MuslimQuiz»ның барлыгы 6 очрашуы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча, иң күп балл җыйган команда кыйммәтле бүләк алачак. Киләсе – чират буенча дүртенче уен 23нче декабрьдә узачак.

Последние новости

Хранение и перевозка скоропортящихся грузов: что нужно знать

Полное руководство для тех, кто сталкивается с задачей быстрой и безопасной доставки продуктов, медикаментов и других чувствительных грузов.

Казань с детьми: куда пойти, чтобы всем было весело

Большой гид по семейным развлечениям в столице Татарстана

С учетом возраста детей

Специалисты отделения социальной помощи семье и детям Высокогорского КЦСОН «Эмет» в детском оздоровительно-досуговом лагере «Чирша» провели ряд мероприятий с несовершеннолетними группы риска.

Потребительский кредит без боли: как не стать жертвой долговой ямы

Как взять кредит с умом и не пожалеть об этом спустя пару месяцев

Здесь вы найдете свежие и актуальные новости в Ростове-на-Дону, охватывающие все важные события в городе

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *