15.10.2019

Выбирая пути развития в будущее, просто необходимо посовещаться

(Мензеля-информ, Дилфас ГАЛИЕВ, Флүрә МУСИНА, Чулпан ШАФИКОВА)  Минзәләдә гадәти булмаган чара–республика баланс комиссиясе булды.

(Мензеля-информ, Дилфас ГАЛИЕВ, Флүрә МУСИНА, Чулпан ШАФИКОВА)  Минзәләдә гадәти булмаган чара–республика баланс комиссиясе булды. Баланс комиссиясенә ТРның икътисад министрлыгы, эшмәкәрлеккә булышлык итү Фонды, федераль салым службасы идарәсе, Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкил, дәүләт заказлары буенча Агентлык, авыл хуҗалыгы министрлыгы, кооператив институты вәкилләре – 20гә якын кеше керә.

Казан шәһәреннән килгән баланс комиссиясе белгечләре райондагы җитештерү белән шөгыльләнүче берничә предприятиедә: реконструкция алып барылучы Минзәлә май-сыр комбинатында, Тулбай авылында төзелүче ит эшкәртү цехында, Дыреевкадагы балык хуҗалыгында, мебель җитештерүче фабрикада булдылар.

ТРның икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, шул ук министрлыкның бүлек җитәкчесе Ислам Шарифуллин, икътисад министрлыгы вәкилләре  башта Хуҗамәт ремонт-механика заводында җитештерелүче орлык чистарту машиналарын карадылар. Аннары  май-сыр комбинатының реконструкция эшчәнлеге белән таныштылар.  “Футука Кидс” җитәкчелеге белән биредәге промышленность мәйданчыгын аккредитацияләү, аннан аны промышленность паркына әйләндерү мәсьәләсен өйрәнделәр. Икътисад министрлыгы вәкилләре эшмәкәрләр тарафыннан кергән сорауларга җавап бирделәр.

Эшмәкәрләр үзләре тәкъдим ителгән хезмәт клиентлар тарафыннан сорау таба торган заманада яшибез, ә дәүләтебез исә идеяларны тормышка ашырырга шәп мөмкинлекләр бирә, диде. Бүгенге   көндә Футука Кидс” ҖЧҖдә 200дән артык кеше хезмәт куя. Мебельне алар 19 илнең 46 шәһәренә җитештереп озаталар. Хезмәт җитештерүчәнлеген елдан-ел арттыра барып, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Предприятие җитәкчесе Дамир Каюмов банк белән ике яклы килешү төзеп белгечләр өчен йортлар төзергә кирәклеген дә азсызыклап үтте. Казан вәкилләре соныннан Тулбай авылындагы “Загиев” КФХсы һәм “Нива”СПССК эшчәнлеге белән таныштылар. “Загиев” КФХсы айга-350 мөгезле эре терлекне суеп эшкәртә. Тиздән җиһазлар Мәскәү шәһәреннән кайтып урнаштыргач биредә тәүлегенә бер тоннадан артык ярым фабрикат җитештерергә була. Мондый ярым фабрикат җитештерә торган цех Кама аръягында әле бердәнбер. Район предприятиеләрендә Казан вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев озатып йөрде.

Баланс комиссиясе эше Минзәлә педагогия көллиятендә үтте. Биредә Казан вәкилләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашып, аларны дәүләт ярдәмнәре белән таныштырдылар, биржа мәйданчыгында ничек итеп сәүдә итәргә өйрәтттеләр, ничек үзмәшгуль булырга икәнлеген аңлаттылар.

Баланс комиссиясендә катнашучылар алдында чыгыш ясап, район башлыгы эшмәкәрләр белән очрашуларның районда даими үткәрелеп торуын ассызыклады, чараның мөһимлеге, максаты турында әйтеп узды..

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Мондый очрашулар кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен бик мөһим. Бүгенге чара да файдалы булыр дип ышанып калам. Районнардагы эшмәкәрлекне үстерү буенча актуаль мәсьәләләр ТР Президенты катнашында үткәрелүче республика киңәшмәләрендә даими тикшерелеп тора. Без үзебез дә районда төрле өлкәдәге бизнес вәкилләре – төзелешме ул, эшкәртү предприятиеләре вәкилләреме, АПК тармагы буенчамы, һәр атна саен очрашып, проблемалы мәсьәләләрне урында хәл итеп барабыз. Бүгенге очрашу ул – кече һәм урта бизнес вәкилләренә үзләренең проблемаларын күрсәтергә, тәкъдимнәрне әйтергә мөмкинлек бирә.

Венера Камалова, ТР Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный вазыйфаларын башкаручы:

–Мондый чараларның максаты бигрәк тә кече һәм урта бизнес вәкилләренә бәйле булган эшлекле климатны яхшырту, районнарың икътисадый потенциалын үстерүгә йогынты ясауны күздә тота. Күзгә-күз карашып, турыдан-туры диалоглар аша райондагы эшмәкәрлекне үстерүгә йогынты ясаучы проблемалы мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә. Очрашуда эшмәкәрләр тарафыннан күтәрелгән проблемалы мәсьәләләр Президентка җиткерелә.

Шушындый очрашулар, чаралар бизнес проблемаларын тирәнрәк өйрәнергә, эшлекле климатны яхшыртырга,  эшмәкәрлекне үстерүгә бәйле мәсьәләләрне  уңай якка  үзгәртергә булышлык итәр дип ышанасы килә.

Безнең өстәмә

Баланс комиссиясе белгечләре ахырдан райондагы бизнес вәкилләре белән “түгәрәк өстәлләр”гә бүленеп эшләделәр. Әйтик, минзәләлеләр “ТР икътисад министрлыгы тарафыннан эшмәкәрләргә күрсәтелүче финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары”, “Үзмәшгульләр белән эшләүдә салым түләү тәртибе. Үзмәшгульләр белән килешүләр төзү тәртибе”, шулай ук контроль-күзәтү эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр  буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, фикер алыштылар.

***

Казаннан килгән спикерлар –“Үзмәшгульләргә булышлык итү үзәге” оешмасы вәкиле Галина Чубатова, ТР буенча федераль салым службасы идарәсе  вәкиле Рамил Гатиков үзмәшгульләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырдылар. Биредә шулай ук ТР эшмәкәрлеккә булышлык итү Фондының Минзәләдәге вәкиллеге җитәкчесе Эльвира Фәссахова да катнашты.

Үмәшгульләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, аңлап җиткермәгән мәсьәләләргә җаваплар таптылар. “әгәр эшләмәүче пенсионер үзмәшгуль булып теркәләр икән, бу аның пенсиясенә, индексациягә тәэсир итәме?”, “Кондитерлар төрле надзор органнары тикшермәсме дип ,үзмәшгуль булып теркәлергә шөлләп торалар. Алар күләгәдә эшләүне кулай саныйлар. Теркәлгән очракта тикшреүләр булырмы?” Үзмәшгуль үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгында автосервис, химчистка кебек үз эшчәнлеген башкара аламы?” һ.б.лар. Җанлы әңгәмә барышында үзмәшгульләр үзләренең сорауларына тулы җаваплар алдылар..

***

Педагогика көллиятендә формаль булмаган шартларда ТР Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, район эшмәкәрләре, спикер Венера Камалова, район прокуроры Феликс Хафизов, алкоголь инспекциясе вәкилләре, суд приставлары һәм министрлык вәкилләрекатнашындатүгәрәкөстәлартындасөйләшү узды.

Түгәрәк өстәл - фикер алышу яки әңгәмәгә керү дигән сүз генә түгел, ул  белем арттыру максатлары белән үткәрелә, эшмәкәрләрнең барлык сорауларына җавап, киңәш бирелде.

Сораулар нигездә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, үзмәшгульлек, салым режимнары, сатуларда катнашу белән бәйле иде. «Формаль рәвештә буш, ташландык дип саналган участокны сатып алганнан соң, элеккеге милекче игълан ителгәч, нишләргә?», "Онлайн-кассадан башка исәп-хисап счетына акча ничек кабул итәргә?», "Көтмәгәндә тикшерү килгән очракта нишләргә?" бу һәм башка борчыган сорауларны килүчеләр җиткерде.

Эшмәкәрләр үз сорауларына сыйфатлы җавап алдылар, шулай ук ярдәм күрсәтү максаты белән Венера Камалова элемтә өчен мәгълүмат бирде.

Семинар 2 сәгатьтәнартык барды. Исегезгәтөшерәбез, Минзәлә районы Татарстан Республикасының барлык районнары арасында эшлекле активлык рейтингында 6 нчыурынныалды. Үткәрелгән чара җыелучылар файдасына булыр һәм тиздән безнең район әлеге статистика өчлегенә керер дип ышанабыз.

 

Последние новости

Миф и реальность: вирус иммунодефицита человека

Сегодня вирус иммунодефицита человека (ВИЧ) — один из самых изученных вирусов.

Торжественное мероприятие, посвященное завершению онлайн марафона и встрече с поэтессой Ильмирой Гимаевой.

В Сабинской районной библиотеке состоялось торжественное мероприятие, посвященное завершению онлайн марафона “Г.Тукай белән бергә” и встрече с поэтессой Ильмирой Гимаевой.

Уборка территории

В Кильдебякском сельском поселении в ходе субботников были убраны прилегающие территории организации и учреждении, а также придорожные полосы местных и региональных дорог,

Card image

Почему деревенский дом в окрестностях Луховиц становится популярным выбором?

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *