Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән

       Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән.

            Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.

          Айга дүрт көн тәшкил иткән  шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә  алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә.

            Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.

            "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен  туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне  бала карауга багышлау мөмкинлеге бар ", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.

                  Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.

                  Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).

Последние новости

Как работает залог автомобиля: простыми словами о сложной процедуре

Подробный разбор того, как устроена процедура авто-залога, какие этапы проходит владелец и что важно знать заранее.

Что дают «категории» прав: А, B, C и CE – кому и зачем?

Подробно разбираемся, какие водительские категории существуют, в каких случаях они необходимы и почему переподготовка становится важной частью профессионального и личного развития.

Врачи ДРКБ и РКИБ спасли девочке жизнь после заражения столбняком

Врачи Республиканской клинической инфекционной и Детской республиканской клинической больниц Татарстана успешно вылечили ребёнка, заболевшего столбняком, сообщает пресс-служба РКИБ.

Коррекция фиброза и возрастных изменений: когда показан эндотканевой лифтинг

Как современная технология помогает вернуть коже упругость, убрать отёки и улучшить рельеф без хирургии

На этом сайте вы найдете актуальные вакансии в Курске с предложениями работы от ведущих работодателей города

Комментарии (0)

Добавить комментарий

Ваш email не публикуется. Обязательные поля отмечены *