Күңел җылыбыз - китаплар аша
Тормышыбыз матур, тыныч,киләчәгебез өметле булсын өчен, әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең шәфкатьле, игелекле, әдәпле булулары кирәк.
Тормышыбыз матур, тыныч,киләчәгебез өметле булсын өчен, әйләнә-тирәбездәге кешеләрнең шәфкатьле, игелекле, әдәпле булулары кирәк.
Ә намуслылык, шәфкатьлелек,гаделлек-әхлаклылыкның төп критерийлары.Бу төшенчәләргә нигезләнгән кешелек мөнәсәбәтләренең күркәмлеген ачу бурычы китапханәләргә дә йөкләтелә.
Безнең төп максатыбыз – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.
Шул уңайдан социаль хезмәткәр белән бергәләп һәрвакыт Сәмәкәйдә яшәүче Ногманова Гөлфәридә апа янында булабыз.Ул безнең даими китап укучыбыз.Аңа китаплар,газет –журналлар алып барабыз.Яңа китаплар белән таныштырабыз,укыган китаплар буенча фикер алышабыз. Безнең кечкенә генә игътибарыбызга Гөлфәридә апа бик сөенә.Кылган игелекнең чиге юк”,- ди халык мәкале дә. Бүгенге тормышта тирәбездәге кешеләргә карата шәфкатьле, игелекле һәм мәрхәмәтле булу бик тә кирәк. Китапханәләрнең төп максаты- бер-беребезгә, бигрәк тә өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә карата битараф булмау,яхшы сүзгә дә мохтаҗлар күп икәнен төшендерү булып тора.Без аларга күңел җылыбызны китаплар аша бирергә тырышабыз.
Альфира Исхакова,Сәмәкәй авылы
/автор фотолары
Чыганак:"Якты юл" газетасы
Последние новости
Профессии будущего: как подготовить ребёнка к миру технологий и цифровой безопасности
Какие навыки станут решающими через 10–15 лет и как помочь школьнику развить их уже сегодня
Пергола и материалы для её создания: что выбрать для стиля и долговечности
Сравнение популярных материалов для пергол: преимущества, недостатки, уход и выбор под разные стили
Хранение и перевозка скоропортящихся грузов: что нужно знать
Полное руководство для тех, кто сталкивается с задачей быстрой и безопасной доставки продуктов, медикаментов и других чувствительных грузов.
Потребительский кредит без боли: как не стать жертвой долговой ямы
Как взять кредит с умом и не пожалеть об этом спустя пару месяцев